Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар гаилә архивы конкурсында катнаша ала

Җиңүчеләргә акчалата бүләк каралган.

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсын уздыра. Әлеге бәйге гаилә тарихын өйрәнү аша ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү масаты белән үткәрелә. Конкурста физик затлар — гаилә архивы ияләре катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле. 

Җиңүчеләргә 3 урын өчен — 20000, 2 урын өчен — 30000 һәм 1 урын өчен — 50000 сум акча каралган.

Конкурс турында нигезләмә, кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «ТР Дәүләт архивы» ДБУнең рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (https://ga.tatarstan.ru/konkursi htm) урнаштырылган. 

Конкурсның республика этабына документларны тапшыру 14 октябрьдә тәмамлана.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев