Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Алабугалылар «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Фотоконкурс Татарстан Республикасы проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатыннан оештырыла. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр түбәндә күрсәтелгән электрон почтага кабул ителә: fеstival.emr@mail.ru
Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Республика файдасына, һәркем мәнфәгатьләрендә».
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларга җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев