Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар йорт хайваннарына котыруга каршы бушлай прививка ясата ала

Котыруга каршы бушлай вакцина 17 һәм 24 ноябрьдә ясала.

Шушы елның 8 аенда Татарстанда хайваннарның котыру авыруының 6 очрагы теркәлгән. Барлык теркәлгән очракларның яртысыннан артыгы этләрдә һәм мәчеләрдә ачыкланган. Алабугада соңгы тапкыр котыру авыруы очрагын 2021 елда ачыклаган булганнар. Шундый очракларны кисәтү өчен, районның урманлы җирләрендә, кырларда, болыннарда кыргый хайваннар, бигрәк тә төлкеләр өчен, 13600 алдаткыч-вакцина таратып куелган. Шулай ук төлкеләрнең санын күзәтеп торуга игътибар бирелә, Алабуга районы буенча 202 кыргый төлкене атканнар.

Район ветеринарлары хайваннарга вакцина ясый. Җәмәгать секторында 11281 баш йорт хайваны исәпләнә, аларга мөгезле эре терлек, атлар, кәҗәләр, сарыклар һәм тәкәләр керә. Хосусый секторда аларның саны — 991. Эт һәм мәчеләргә дә прививка ясатырга кирәк. Аларга вакцина бушлай ясала, моның өчен 8(85557)7-03-37, 8(85557)7-89-53, 89872996904, 89600564371 телефон номерларына шалтыратып районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакцинаны ветеринария клиникасында да, чыгып та ясыйлар. 

Котыруга каршы бушлай вакцина ясату өчен, ноябрьнең 17сендә һәм 24ендә, йорт хайваны белән түбәндәге адрес буенча килергә мөмкин: 
— сәгать 9дан 10га кадәр — Могҗизалар кыры, Болгар урамы, 2 «а»; 
— сәгать 10нан 11гә кадәр — «Березка» СҮ, Мәрҗани урамындагы машина кую урыны, 30 «а»;
— сәгать 11дән 12гә кадәр — «Йорт янындагы бакча» (4нче микрорайон, этләр йөртү өчен мәйдан);
— сәгать 13тән 14кә кадәр — Тынычлык проспекты, 2 «б», кибет янындагы автотукталыш;
— сәгать 14тән 15кә кадәр — Тынычлык проспекты, 28, «Иллюзион» кинотеатры янындагы машина кую урыны.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев