Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар халык санын алуда онлайн катнаша ала

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын исәпкә алу башланды. 

Ул 14 ноябрьгә кадәр узачак.
Анда исәпкә алу пунктына барып, исәп алучының өегезгә килгәнен көтеп яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн катнашырга мөмкин.
15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык санын алуда катнашу» хезмәте күрсәтеләчәк. Бу барлык стандарт яисә расланган хисап язмалары өчен мөмкин.

«Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җанисәптә ничек татар булып язылырга соң? «Тагын нинди телләр беләсез?» дигән 13нче пунктта беренче итеп «Татар телен» сайлагыз. 14нче «Туган телегез» пунктында — «Татар телен» сайлагыз. Ә «Милләтегез» дип аталган 16нчы пунктта «Татарин (татарка)» дип языгыз. 

Онлайн катнашу мөмкинлеге булмаганда, Нефтьчеләр проспекты 44б адресы буенча урнашкан КФҮ бинасында инструктор кабул итә. 
Нефтьчеләр проспекты, 1 (309нчы бүлмә) һәм Тукай урамы, 38нче йорт буенча урнашкан стационар участоклар да эшли. Эш вакыты сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр.

Порталдагы анкетаны тутыру өчен берничә гади адымны узарга кирәк:
1. Порталга керергә, «Халык санын алуда катнашу» хезмәтен сайларга һәм тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирергә кирәк.
2. «Дәүләт хезмәтләре» сайтында мәгълүматны сакларга мөмкин. Сорауларга берничә тапкыр бүленеп тә җавап бирә аласыз.
3. Үзегезне генә түгел, ә сезнең белән бер йортта яшәүчеләрне дә язып чыгыгыз. Йорттага һәр кешегә аерым бит тутырырга кирәк. Моннан тыш, бер бит торак йорт буенча тутырыла.
4. Барлык сорауларга җавап биргәч, «Тәмам» төймәсенә басыгыз.
5. Сорауларга җавап биреп бетергәч, анда катнашкан һәркемгә QR-код җибәреләчәк. Ул җанисәптә катнашканлыкны раслый.
6. Сезгә килгән сан алучыга QR-кодны күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев