Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар хэквондо ярышларында җиңүче булдылар

Ярышларда Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән 6 тхэквондочы яклады.

Алабуганың 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тхэквондочылары Екатеринбург шәһәрендә узган «Урал көзе» дип аталган Бөтенроссия тхэквондо ярышларында җиңүче булдылар.

Ярышларда Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән 6 тхэквондочы яклады. Беренче урынга Әмин Мәҗитов лаек булды. Узган сишәмбедә район башлыгы урынбасары Олег Колпаков аңа медаль тапшырды.

Яшүсмер бу җиңүгә күнегүләренә күп көч куеп иреште. Аны һәм башка спортчыларны ТРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре Ринат Сәлимуллин өйрәтә. Ул безнең хәбәрчебезгә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары һәм бу спорт төренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Тхэквондо белән 5 яшьтән шөгыльләнергә мөмкин. Ул ихтыяр көчен үстерә, үзеңне тикшереп торырга булыша, тәртиплелек, оешканлык тәрбияли. Егетләрне биредә корал кулланмый гына үзләрен якларга өйрәтәләр.

— Җиңүчеләребезнең берсе, Әмин Мәҗитов, алты яшеннән шөгыльләнә, хәзер ул спорт мастерына кандидат булып тора. Санкт-Петербургта үткән «Балтыйк диңгезе кубогы» халыкара хәрби сәнгать фестивалендә тхэквондо буенча Бөтенроссия спорт ярышларында ул беренче урынны алды. Питердан соң, без Екатеринбургка Бөтенроссия ярышларына киттек, анда 2 меңнән артык спортчы катнашкан иде. Үз яшь төркемендә һәм авырлыгында (58 килограммга кадәр) Әмин беренче булды, — ди Ринат Сәлимуллин.

Тренеры билгеләп үткәнчә, Әмин Мәҗитов бала чагыннан спортка, тхэквондога сәләтле булуы белән аерылып торган. Ни булса да, ул бирешми, нык көрәшүен дәвам итә.

— Тхэквондо миңа күнегүләрнең беренче көненнән үк ошады. Ул кирәкле барлык физик сыйфатларны үстерә. Аның бәрабәренә мин спортның башка төрләре белән дә мавыга алам. Тхэквондога мин 12 ел йөрим инде. Тренерым өйрәткәннәрнең барысын да үзләштердем. Еллар заяга узмый, мин ярышларга барам һәм җиңәм, — дип фикерләрен уртаклашты Әмин Мәҗитов.

Тренерның башка тәрбияләнүчеләре — Аделина Серова, Глеб Махеев һәм Вадим Буханов та чираттагы җиңүләрен яулады. Алар Казанда шушы айда узган «Алтын очкын» Бөтенроссия тхэквондо ярышларында булды. Анда 890нан артык спортчы катнашты. Бу юлы 2нче спорт мәктәбенең 7 тхэквондочысы Алабуга даны өчен көрәште. Һәм тагын — беренче урыннар, кубок, грамоталар, медальләр. Җиде спортчының өчесе җиңде.

21 яшьлек Вадим Буханов тхэквондо белән 6 яшеннән шөгыльләнә. Ул — тхэквондо буенча спорт мастеры, Россия беренчелегенә төрле ярышларда призлы урыннар яулаган, Бөтенроссия ярышларында җиңүче.

21 яшьлек Аделина Серова шулай ук спорт мастеры — ул тренерның кызы, спортта әтисе юлын сайлаган. Татарстан, Идел буе Федераль округы, төрле Бөтенроссия ярышларында берничә мәртәбәләр җиңү яулаган. Ринат Сәлимуллинның уртанчы кызы Алина да — тренер, тхэквондо буенча спорт мастеры. Аделина аңа карап мавыккан да инде.

— Тхэквондо белән 3 яшемнән шөгыльләнәм. Тренерым әти булды, ул миндә шушы спортка мәхәббәт уятты, хәзер мин үзем балалар өйрәтәм. Күнегүләр безне көчлерәк, чыдамрак итә, холыкны чыныктыра дип саныйм, — ди Аделина Серова.

16 яшьлек Глеб Махеев — Ринат Сәлимуллинның тагын бер талантлы укучысы. Башкалар кебек үк, эш сөючән егет, җитди шөгыльләнә, ТР беренчелегендә җиңүче, Бөтенроссия, Идел буе Федераль округы ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган спортчы, спорт мастерына кандидат.

— Тхэквондо — Татарстанда, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда таралган. Малайлар да, кызлар да аның белән рәхәтләнеп шөгыльләнә. Ул ихтыярлылык, җитезлек — спортчыга кирәкле сыйфатлар тәрбияли. Тренер буларак, мин күрәм, кеше сәләтлеме-юкмы, ләкин табигый сәләтләре яшерен булган балалар да бар, алар соңрак та ачыклана. Төрле бала бар, һәм аларның һәммәсенә әзерләнергә үз вакытлары кирәк, — ди тренер.
Ринат Сәлимуллин үзе тхэквондо белән 30 ел элек шөгыльләнә башлаган.

Ул чорда Россиядә бокс һәм көрәш киң таралган, ә көнчыгыш көрәш төрләре тыелган булган. Ул һәрвакыт каратэ белән шөгыльләнергә теләгән. Армиядә күнегеп, шуңа кереп китә. Армия хезмәтеннән соң Казанда тхэквондо тәкъдим ителгән семинарга эләгә. 1988 һәм 1992 елларда Олимпия уеннарында тхэквондо спортның күрсәтмә төре булган. Булачак тренер аның белән җитди кызыксына, ярышларда катнаша, ТР Чемпионатында җиңә. Аннары тренер булырга карар кыла. Аның нияте — Олимпиадада катнашу, чөнки ул Олимпия уеннары программасына кертелгән.

Тхэквондо — Кореядә моннан 5 мең еллар элек барлыкка килгән көрәш төре. Әлеге бергә-бер көрәшнең асылы каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүдә, үз-үзеңне тулысынча контрольдә тотуда, корал кулланмый гына үзеңне яклауда. Үзенчәлеге — көрәш вакытында, һөҗүм өчен дә, яклау хәрәкәтләрендә дә аяклар актив эшли.

Тхэквондоның балалар өчен файдасы:
Гомуми физик хәзерлек;
Ихтыяр көчен үстерү;
Үзконтроль һәм тәртип үсеше;
Рухи тәрбия;
Иммунитетны ныгыту;
Акыл сәләтенең үсеше;
Нерв системасын ныгыту.

Шулай да, файдалы булуына карамастан, тхэквондо һәр бала өчен дә ярап бетми. Тренер карашынча, үзенең теләге булмаган яисә меланхолик холыклы баланы секциягә бирергә кирәкмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев