Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар киез итекләр көнен билгеләп үтте

Чара дәвамында бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнаштылар.

Бүген «Йорт янындагы бакча» скверында алабугалылар кышкы бәйрәмнәрнең берсе — "Киез итекләр көне"н билгеләп үтү өчен җыелдылар.
Чараны район башлыгы Рөстәм Нуриев ачты:
— Киез итек — безнең милли кием формасы, киез итекләрдә без бөтен балачагыбызны уздырдык һәм хәзер дә алар тик ятмый. Киез итекне мин хәзер дә киям. Тагын бер кат барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Бу ел безгә шатлык һәм уңышлар китерсен! Сквер буш тормый, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк.



Чара дәвамында бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда катнаштылар: киез итекләрне ыргыттылар, аркан тарттылар.



Әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар Кызынан башка нинди бәйрәм булсын. Яңа ел шигырьләрен сөйләү өчен берничә дистәгә якын бала җыелды.
Яңа ел чарасы мода күрсәтү белән тәмамланды.

Балалар бик теләп үз итекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев