Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә

Гуманитар ярдәм җыю көн саен алып барыла.

Алабугалылар махсус операция кысаларында мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.

Мисал өчен, җомга көнне Алабугадан өлешчә мобилизацияләүгә чакырылганнарга ярдәм сыйфатында тагын бер йөк формалашкан һәм Казанга җибәрелгән. Район муниципалитеты алар өчен 180 комплект демисезон өс киеме һәм экипировка элементлары (оек, бияләй, каешлар, берц итек) җыйды. Моңа кадәр сугышчыларга медицина кирәк-ярагы һәм төнлә күрү өчен махсус приборлар җибәрелгән иде.

Алабугада гуманитар ярдәм җыю көн саен алып барыла. Моннан тыш, «Таттелеком» компаниясе мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бушлай Интернет һәм цифрлы телевидение тәкъдим итә. Ул оператордан ташлама алу өчен гариза биргән көннән ярты ел эчендә гамәлдә була. Алабугада шулай ук #БезБергә гомумроссия акциясе кысаларында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» региональ иҗтимагый хәрәкәте эш алып бара. 

АМР башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов сүзләренчә, хәрәкәт мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга, иреклеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәмне бүлүне координацияли. 

Теләге булганнар адреслы ярдәм, мәгълүмати, психологик, белем бирү, юридик ярдәм алырга мөмкин.

Яшьләр сәясәтен үстерү секторыннан «Барс» яшьләр үзәге (Нефтьчеләр пр., 29а) һәм «Спутник» яшьләр клубы (Пролетар ур., 2а) базасында гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырылган. Иҗтимагый хәрәкәт эшләү дәверендә «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләре өчен дүрт гуманитар ярдәм машинасы җибәрелде. Бу — 2 миллион сумлык медикаментлар, азык-төлек, кофе, эчә торган су, тиз әзерләнә торган ризык, шәхси гигиена әйберләре, термобелье, «Горка» костюмнары, оекбаш, баш киеме һәм балаклава, берц итек, тактик перчаткалар.

Гуманитар ярдәм җыюда Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Астра» тернәкләндерү үзәге, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, АМР башкарма комитетының Финанс палатасы, «Черемушки» һәм 15нче ТҖҮ, Эстетик тәрбия үзәге, «РМА РУС» ҖЧҖ заводы хезмәткәрләре, Костенеево авылы медицина лабораториясе, Гари һәм Котловка, шулай ук шәһәр һәм районның битараф булмаган халкы катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев