Алабугалылар район башлыгы гранты буенча коймаларын алыштыра
Алабуга районы башлыгының стационар киртәләрне алыштыруга бирелә торган грантны алуга 13 гариза килгән.
Шуларның дүртесе буенча эшләр 100 процентка башкарылган.
Шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда кыйшайган иске агач киртәләрне очратмассың диярлек. Район башлыгы гранты бирелә башлау белән алабугалылар коймаларны алыштыру эшенә тагын да активрак кушылды.
Программа шартлары буенча алабугалыларга яңа койманың өч гадәти дизайны тәкъдим ителә. Муниципалитет шәһәрне төзекләндерүгә сумманың бер өлешен — 50 мең сумны компенсацияләргә әзер. Бу акчаларны алу өчен грантка гариза бирергә, ә аннан соң башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча документлар тапшырырга кирәк.
Юрий Субботин йорты Алабуганың төп урамнарының берсендә — Нефтьчеләр проспектында урнашкан. Элек биредә аның әби-бабасы яшәгән, бу йорт белән бик күп күңелле истәлекләр бәйле.
Гади буялган койма янында кыйшайган, кеше яшәми торган бина торган. Ике ел элек йортның варисы аны сүтеп, яңа койма куярга карар кыла.
— Грант турында интернеттан белдем, — дип уртаклаша Юрий Алексеевич, — Иске йортны сүттем, койманың проектын әзерләдем һәм архитектура бүлегендә килештердем, грантка документларны җибәрдем. Хәзер койма тулысынча эшләнеп бетте. Брусчатка һәм автомобиль өчен керү юлларын саласы калды.
Койманың озынлыгы — 17 метр. Эшләрнең беренче этабы Юрий Субботинга 80 мең сумга, икенчесе — 150 мең сумга төшкән. Хәзер инде йортны танып та булмый. Алабугалы грант акчаларының шәһәрнең тарихи өлешендә яшәүчеләр өчен мөһим ярдәм булуын билгеләп үтте.
— Муниципалитет кешеләрнең яңа койма урнаштыруга тоткан чыгымнарының бер өлешен компенсацияләве бик яхшы. Бу сизелерлек ярдәм. Узып барганда яңа, матур койманы күрү күңелле, — ди Юрий Алексеевич.
Олы Покров урамындагы 138 санлы йорт та матур койма белән аерылып тора. Наталья Тур биредә биш ел яши, ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында оператор булып эшли. Койманы акрынлап тәртипкә китерә.
Йортның территориясе зур: йөз квадрат метр чамасы. Алгы өлеше ясалган инде, ян өлешләрен генә төгәллисе калган.
Чыгымнар шактый зур булды — коймага 130 меңгә якын акча китте, ди Наталья Борисовна. Әгәр грант бирсәләр, ул чыгымнарның якынча 40 процентын каплаячак.
— Грант турында очраклы гына белдем. Әлбәттә, бу сизелерлек сумма. Мондый конкурслар оештырган, халыкны стимуллаштырган шәһәр администрациясенә рәхмәт. Бу безнең шәһәрне туристлар өчен матуррак итәчәк.
Грантка барлыгы 13 гариза бирелгән. Хәзер программа шартларын үтәгән кешеләр түләүләр алуны көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев