Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Рөстәм Нуриевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Район башлыгы халыкны кабул итте. 

Морт авылында яшәүче Фагыйлә Романова гаиләсенә зур кайгы килгән — йортлары янган.

Хәзер пенсионерлар янган йортлары белән янәшәдә палаткада тора. Фагыйлә Миннәхмәт кызы, акчалата ярдәм күрсәтүләрен сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.

Янгын 27 майда килеп чыккан. Хуҗабикә сөйләвенә караганда, алар бу чакта өйдә булган, ләкин берни дә эшли алмаганнар — 10 минут эчендә ут бөтен корылманы чолгап алган. Хәзер гаилә яңадан йорт төзү өчен бура салдыра. Рөстәм Нуриев янучыларга ярдәм фондыннан матди ярдәм бүлеп бирергә кушты, моннан тыш, төзелеш кирәк-яраклары белән булышу юллары каралачак.

Кабул итүгә килгән кешеләр тагын 1нче маршрут рейсларын арттыру турында сүз күтәрде. Лидия Пленова автобусның бер рейс кына (сәгать 6 тулып 36 минутта) ясавыннан зарланды. Хәтерләсәгез, бу маршрутка ИП Худан хезмәт күрсәтә. Рейслар аз булуны ул бу маршрутның отышлы булмавы һәм йөртүчеләр җитмәве белән аңлата. Бу маршрут буенча рейслар тәртибе сакланмый, шунлыктан, беренче чиратта, пассажирлар зыян күрә. Район башкарма комитеты вәкиле билгеләп үткәнчә, әлеге маршрут буенча яңа расписание кабул ителгән, анда "берле"нең берничә рейс ясавы каралган. Бу сорау өстәмә рәвештә хәл ителәчәк. Рөстәм Нуриев Лилия Пленованы чираттагы очрашуга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев