Алабугалылар сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләрнең хокукларын саклау мәсьәләләре буенча сорауларын бирә алачак
«Кайнар элемтә» 9 декабрьдә булачак.
Декабрьнең 9ында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләрнең хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрә.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Аппарат, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча РФ Иҗтимагый иминиятләштерү фондының Төбәк бүлеге, шулай ук ТР буенча медицина-социаль экспертизаның баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алуда, бәхәсле очракларны ачыклауда булышачак.
Сорауларны 8 (843) 236-00-71 телефоны буенча 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр бирергә була.
Шулай ук сорауларны 8 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча WhatsAppка да җибәрергә мөмкин.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев