Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар салым бурычлары турында СМС хәбәр аша белә ала

Мондый хәбәрне мәгълүматлаштыруга ризалык биреп алырга була.

Мәгълүматлашуга ризалык биреп, салым түләүчегә салым бурычлары турында мәгълүматны телефоннан СМС хәбәр рәвешендә яисә электрон почтага е-mail хат аша алырга мөмкин булачак. 

Андый хәбәр өч айга бер тапкырдан да еш таратылмый. Салым инспекциясеннән шундый хәбәрләр ала башлау өчен, Федераль салым хезмәтенә моңа язма ризалык бирергә кирәк. 

Ризалыкны түбәндәге ысуллар белән биреп була:
— Россиянең ФСХ (ФНС) nalog.gov.ru сайтындагы «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша электрон формада. Моның өчен "Шәхси кабинет«тагы «Контактлы мәгълүмат — Көйләнеш» («Контактная информация — Настройки») бүлегендәге тиешле мәгълүматны кертергә кирәк; 
— «Физик затларның салымнары» мобиль кушымта аша электрон төрдә. Моның өчен «Мөрәҗәгатьләр — Башка очраклар» («Обращения — Прочие ситуации») бүлегендә тиешле мәгълүматны кертергә кирәк;
— шәхсән яисә вәкил аркылы;
— заказлы хат белән почта аша. 

«Шәхси кабинет» аша «Ризалык» формасын тутырганда, белдерү хәбәренең төрен күрсәтергә кирәк, ягъни, телефон номеры яисә электрон почта аша хәбәр бирергә һәм электрон имза белән кул куеп, "Ризалык"ны расларга кирәк. Күрсәтелгән телефон номеры яки электрон почта үзгәргән очракта, мәгълүматлашу өчен салым органына кабат ризалык җибәрү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев