Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтара ала

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарганда, сатучы товар бәясен тулы күләмдә кайтарырга тиеш.
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре хәбәр итә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сатып алу нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплауны таләп итә ала.
Моннан тыш, сыйфатсыз товарны кайтарганда кулланучы товарның килешү белән билгеләнгән бәясе һәм мондый таләпне ирекле канәгатьләндерү вакытына (яисә, әгәр таләп ирекле канәгатьләндерелмәгән булса, суд тарафыннан карар чыгарылган вакытка) булган бәя арасындагы аерманы каплауны таләп итәргә хокуклы.
Шулай итеп, кибет сыйфатсыз товар өчен акчаны тулы күләмдә кайтарырга тиеш.
Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) тарафыннан ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына (Тынычлык проспекты, 12, 116 кабинет) яки 4-52-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев