Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Туган тел — тере су чишмәсе» конкурсында призлы урыннар яулады

Безнең шәһәрне тәкъдим иткән катнашучылар бәйгедә Татарстан Республикасының бердәнбер вәкилләре булды.

Алабуга Мәдәният сараеның рус халык драма театры студиясе тәрбияләнүчеләре Елизавета Лощакова, Зарина Сабирова һәм Лилия Равилова Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәренең «Төзүче» үзәк мәдәният йорты оештырган «Туган тел — тере су чишмәсе» башкаручыларның III ачык төбәкара вокаль-поэтик конкурсында читтән торып катнаштылар.
Бөтен Россиядән 226 сәнгатьле сөйләм остасы һәм вокалист төрле телләрдә «Бердәм гаиләдә» темасына әсәрләр башкарды. Алабугалылар Татарстан Республикасын тәкъдим иткән бердәнбер конкурсантлар булды һәм үз эшләрен лаеклы тәкъдим иттеләр.

Алабуга рус халык драма театры студиясенең урта төркеме тәрбияләнүчеләре Елизавета Лощакова һәм Зарина Сабирова 11-14 яшь төркемендә катнашучылар арасында II урынны алдылар. Лиза немец телендә Мартин Грейфның «Drang zur Heimat» («Туган илгә омтылыш») шигырен укыды, Зарина татар шагыйрәсе Гүзәл Идрисованың «Бәхет кем кулында?» шигырен башкарды. Ике катнашучы да 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Студиянең өлкән төркеме дә лаеклы чыгыш ясады. Лилия Равилова конкурсның төп призын — 18 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендә Гран-при яулады. Ул рус телендә үзе иҗат иткән «О маме» шигырен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев