Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар виртуаль экскурсиядә була алачак

Алабугада «Сәнгать төне» акциясе онлайн уздырыла.

4 ноябрьдә «Cәнгать төне» акциясе кысаларында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге виртуаль экскурсияләр уздырачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

И.И. Шишкин музей-йорты хезмәткәрләре «Магия штриха Ивана Шишкина» дигән видеоэкскурсия уздырачак, хәзерге заман этносәнгате музеенда рәссам Рәисә Лысенинаның «На грани радости и света», «Энергетическая живопись Рашида Гилазова» күргәзмәләре һәм Алабуга экслибрис триеннале һәм уникаль биеннале рәсемнәре күргәзмәсе буенча берьюлы берничә видеоэкскурсия тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә залында алабугалылар Николай Некрасовның тормышы турында белә алачак. Мастер-класслар күрсәтүне декоратив-гамәли сәнгать остаханәсендә карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев