Алабугалыларга 1 гыйнвардан кертелгән үзгәрешләр турында сөйләделәр
Хәрби хезмәткә чакыру яше, пенсия һәм минималь хезмәт хакы күләме артачак.
2024 елның 1 гыйнварыннан миллионлаган россиялеләргә кагылачак законнарда һәм кагыйдәләрдә үзгәрешләр үз көченә керә. Алар арасында —эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен һәм минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) индексацияләү, салым чигерү лимитларын арттыру.
Хәрби хезмәткә чакырылу яшенең югары чиге артачак
1 гыйнвардан хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген арттыру турында закон үз көченә керә. Хәзер армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр чакырачаклар. Исегезгә төшерәбез, элек яшь бусагасы 18 дән 27 яшькә кадәр иде. ТР Хәрби комиссариатының Алабуга һәм Алабуга районы бүлегенең хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге башлыгы Динә Бәшәрова билгеләп үткәнчә, яңа кагыйдәләргә күчү бердәм башкарылачак, чакырылыш яшен этаплап арттыру турында сүз бармый.
Армиягә чакырылышның түбән чиге үзгәрешсез кала. Динә Бәшәрова моны бик күп егетләрнең нәкъ менә 18 яшьтән хезмәт итәргә теләүләре белән аңлатты. Закон үз көченә кергәнче, 27 яшькә җиткән һәм хәрби бурычы булган гражданнар хезмәткә чакырылмаячак. Алар автомат рәвештә запаска кертелә.
Яңа кагыйдәләр 2024 елда 27 яшь тулганнарга гына кагылачак. Бу өлкәдә тагын яңалыклар бар. «Җитди сәбәпсез хәрби комиссариатка килми калган өчен 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салыначак. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы тормыштагы үзгәрешләре (гаилә хәле, эш урыны, күченү һ.б.) турында мәгълүматны хәбәр итмәсә, штраф күләме 1000 сумнан 5000 сумга кадәр тәшкил итә. Медицина тикшерүен узудан баш тарту элек кисәтү белән генә чикләнсә, хәзер мондый хокук бозу өчен 25 мең сумга кадәр штраф каралган», — дип хәбәр итте Динә Бәшәрова. Моннан тыш, 2024 елдан Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон повесткалар җибәрү системасы кертеләчәк.
Пенсияләр арттырылачак
2024 ел башыннан пенсияләр 7,5 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, иминият пенсиясендәге фиксацияләнгән түләү күләме 8134,88 сумга кадәр артачак, ә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме, РФ Пенсия фондының Алабуга һәм Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Елена Глинская билгеләп үткәнчә, 1628 сумга артачак һәм 23 405 сум тәшкил итәчәк. «Индексацияләү картлык буенча пенсия алучы 18 200 алабугалыга кагылачак, аларның пенсия күләме айга уртача 1600 сумга артачак. Нәтиҗәдә, эшләмәүче пенсионерларга айлык түләүләрнең уртача күләме 21 мең сумнан артык булачак», — дип аңлата Елена Глинская.
Эшләүче гражданнарның да керемнәре артачак
2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 18,5 процентка — 19 242 сумга кадәр индексацияләнәчәк. Акчалата өстәмә күләме якынча өч мең сум тәшкил итәчәк. «Моннан тыш, вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм башка мәҗбүри социаль иминиятләштерү түләүләре күләме дә МРОТ зурлыгына бәйле», — дип билгеләде Елена Глинская.
Шул ук вакытта пенсияләр һәм социаль түләүләр күләме МРОТка карамый, чөнки алар яшәү минимумының зурлыгына бәйле. Яшәү минимумы 7,5 процентка индексацияләнәчәк.
Җан башына яшәү минимумы 15 453 сумга кадәр артачак. Эшкә яраклы халык өчен күрсәткеч 16 844 сум, пенсионерлар өчен — 13 290 сум, балалар өчен — 14 989 сумга җитәчәк. Гомумән алганда, ил буенча бу күрсәткеч 1078 сумга артачак.
Ана капиталы яңадан исәпләнәчәк
2024 елның 1 февралендә 7,5 процентка индексацияләнгәннән соң беренче балага ана капиталы суммасы 631 мең сум, икенче балага — 833,8 мең сум тәшкил итәчәк. Искәртеп үтик, 2023 елда беренче бала өчен 586 946 сум һәм икенче бала өчен 775 628 сумга сертификат бирелгән иде.
Ана капиталын элегрәк алган һәм акчаларның бер өлешен сарыф иткән очракта, капиталның калган өлеше шул ук 7,5 процентка индексацияләнәчәк. Әгәр ана капиталы әлегә тотылмаган булса, беренче бала өчен сертификат 44 мең сумга, икенче бала өчен — 58 мең сумга арттырылачак.
Әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алган һәм 2024 елда икенче бала дөньяга килүне көтә икән, икенче бала өчен аларга 203 мең сумга якын өстәмә түләү биреләчәк. Билгеләп үтик, 1 гыйнвардан бары тик Россия гражданлыгы булган балалар өчен генә ана капиталы алу хокукы турындагы закон үз көченә керәчәк. Моннан тыш, кабул ителгән норма нигезендә, балалар туган вакытка аларның ата-аналары да Россия гражданнары булырга тиеш.
Декрет ялы һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр күләме артачак
Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 383 меңнән 565 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Ә баланы ел ярымга кадәр карау буенча түләүләр эшләүче аналар өчен аена иң күбе 49 мең сум тәшкил итәчәк (чагыштыру өчен, 2023 елда 33,2 мең сум иде).
2024 елда больничный буенча түләүләрнең максималь күләме аена 122 мең сумнан артачак (2023 елда бу сан 83 мең сум тәшкил итте).
1 гыйнвардан үз көченә кергән закон нигезендә, ата-ана декреттан вакытыннан алда тулы көнгә эшләргә чыкса да, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие сакланачак. Ата-ана декрет ялында өйдән торып яки тулы булмаган көнне эшләсә, түләү алу хокукы шулай ук калачак.
Моннан тыш, яңа закон дистанцион эшләүче ата-аналарга һәм йөклелек һәм декрет вакытында компанияне бетерү сәбәпле эштән азат ителгән аналарга пособие алу хокукын бирә.
Автомобильләргә техник тикшерү уздыру кыйммәтләнәчәк
Россиянең күпчелек төбәкләрендә җиңел автомобильләр өчен техник тикшерү узу бәясе 2024 елның 1 гыйнварыннан 12 процентка артачак. Яңа тарифлар Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) боерыгы белән кертелә.
Транспорт чараларының иң күп кулланыла торган категориясе М1 (җиңел автомобильләр) өчен тариф 2024 ел башыннан гамәлдәге 913 сумнан 1022 сумга кадәр артачак.
Тәмәке бәяләре дә артачак
Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 ел башыннан Россиядә тәмәкенең минималь бәясен арттырды: 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр бер кап тәмәке бәясе 129 сум тәшкил итәчәк.
Ведомство күрсәткечне ел саен исәпләп чыгара. 2022 елда ул 112 сум тәшкил итсә, 2023 елның мартыннан 119 сум булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев