Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга газ куллану кагыйдәләрен саклау кирәклеген искәртәләр

Бу хакта Алабуга районара торак инспекциясе хәбәр итә.

Кулланучы газдан куркынычсыз файдалану буенча инструктаж узарга, приборларны эшләтү тәртибен белергә һәм аларны тотарга тиеш. Газ җиһазларының һәм исәпләгечләренең төзек булуын карап тору кирәк. Аларның техник яктан яхшы эшләвен тәэмин итү өчен, махсуслашкан оешма белән килешү төзелгән булсын.

Янгын була калганда, йорт эчендәге җиһазлар төзек булмаганда, кичекмәстән махсус оешмага хәбәр итәргә кирәк. 
Озакка китәсе булган очракта, фатирны газдан өзү өчен, газ хезмәтенә гариза тапшыру тиешле. 

Иминлекне саклау өчен:
— газ приборларын караучысыз калдырмагыз;
— һава тартмаганда, газ приборларыннан файдаланмагыз;
— балаларны газ куллануга якын китермәгез;
— ватык газ приборларын эшләтмәгез;
— җилләтү юлларын чүпләмәгез һәм япмагыз;
— газ җиһазы каршына чит әйберләр өймәгез;
— йортка, фатирга мөстәкыйль рәвештә газ кертмәгез;
— газ җайланмалары куелган бүлмәне үзгәртеп кормагыз.

Абонентның йорт эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү турында килешүе булмау газ бирүне туктатып тору өчен нигез булып тора. Фатирларда газ җиһазларын куркынычсыз файдалану, аларны төзек тоту өчен милек иясе һәм торак бүлмәсен яллап торучылар җавап бирә. 
Газ килү кинәт тукталса, тиз генә газ краннарын борырга һәм авария хезмәтенә хәбәр итәргә, газ исе чыккан очракта да шунда ук авария хезмәтен чакырырга, ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр приборларын тоташтырмаска кирәк. 

«Алабугагаз» идарәсе бүлекчәсе районда ел саен газдан файдалана торган җиһазларга техник хезмәт күрсәтү буенча эш алып бара. Эш алдыннан кулланучыларга аның вакыты турында хәбәр бирелә. Күрсәтелгән көн белән, нинди дә булса сәбәпләр аркасында риза булмаган очракта, абонент 7 календарь көн эчендә үзенә уңайлы вакыт турында сөйләшеп куя ала (телефон килешүдә күрсәтелгән). 

Тәртип бозучылар хакында материаллар Алабуга районара торак инспекциясенә тапшырыла. Махсуслашкан оешма вәкиленә эшен башкарырга мөмкинлек бирмәгән өчен, газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерүгә килешүдән баш тарткан өчен, фатир хуҗасына 1000 сум күләмендә штраф салына. Килешү булмаганда яисә хезмәткәргә ике яки аннан күбрәк тапкыр үз эшен эшләргә мөмкинлек бирмәгән очракта, газ бирүченең абонентка газ бирүне туктатып торырга хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев