Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга халык санын алуны берничә ысул белән үтәргә була

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 12нче Бөтенрәсәй халык санын алу уза.

Алабугалыларга халык санын алуны берничә ысул белән үтәргә була:

— гадәттәгечә, сан алучының өйгә килгәнен көтеп;

— Нефтьчеләр проспекты, 1, 309нчы бүлмә һәм Тукай урамы, 38нче бүлмә адреслары буенча урнашкан стационар участокларга барып. Аларның эш вакыты сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр;

— Нефтьчеләр проспекты, 44б адресы буенча урнашкан КФҮ бинасында инструктор кабул итә; 

— «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» порталы аша мөстәкыйль рәвештә, яки КФҮ бинасында волонтерлар ярдәме белән.

Интернет-сан алуны узганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланучының "шәхси кабинеты"на сан алуны үткәнлекне раслап, үзенчәлекле код киләчәк. Сезнең йорт хуҗалыгына килгән сан алучыга шул кодны күрсәтергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев