Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга өлкәннәрне «уллыкка» алырга мөмкин

«Өлкән кеше өчен гаилә» проекты кысаларында, алабугалылар үз гаиләренә өлкән яшьтәге кешене алып, аның яңа туганнарына әверелә ала.

Балигъ булган, хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданин үзенә туган тиешле булмаган ялгыз әбине яисә бабайны гаиләсенә алырга мөмкин. Гаиләсендәге кешеләрнең һәм үзенең билгеле бер авырулары яисә үтәлмәгән хөкеме булмаска тиеш. Өлкән кешенең үзенә булышучы белән бергә яшәве, булышучының яшәү урыны буенча теркәлүе килешүнең мәҗбүри шарты булып тора. Килешү нигезендә гражданин өлкән яшьтәге кешене карау буенча үзенә йөкләмә ала.

Әйтергә кирәк, тәрбиягә алучы гаилә өчен, өлкән кешенең инвалидлыгы булу-булмавына бәйле рәвештә, 4 мең сумнан алып 8 мең сум күләмендә ай саен бирелә торган акчалата түләү каралган. Моннан тыш, аның яңа туганнары психологик, иҗтимагый-хокукый ярдәм алырга мөмкин, шулай ук инвалидлык билгеләү өчен кирәкле хезмәтләр күрсәтүдә, тернәкләндерүнең шәхси программасын яңадан карауда (реабилитация), реабилитациянең техник чараларын алуда булышачаклар. 

Тагын да тулырак мәгълүматны «Ышаныч» СТДАУ Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгеннән (ХСХКҮ) алырга була, аның адресы: Алабуга шәһәре, Шәһәрлек урамы, 4нче йорт, тел. 8(85557) 7-58-12.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев