Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга җылылык өчен түләүнең ничек исәпләнүен аңлаттылар

Сорауларга ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин җавап бирде.

Февральдә алабугалылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп кәгазен алгач, күпләр гаҗәпләнде — гыйнвар өчен «Җылыту» графасында, декабрьнекенә караганда артыграк бәя язылган.

Социаль челтәрләрдә алабугалылар гына түгел башка районда яшәүчеләр дә җылылык өчен югары бәяләрдән зарланып язды. ТР Хөкүмәт йортында барган киңәшмә вакытында Татарстан Президенты бу хәлне ачыкларга кушты. Республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин исәп кәгазьләрендә күрсәтелгән бәянең артуы һава температурасының төшүенә бәйле дип белдерде. «Бу турыда кешеләргә сөйләргә, барысын да җентекләп аңлатырга кирәк. Бу мәсьәләне тикшереп торуыгызны үтенәм», — диде президент.

Алабугада җылылык өчен түләүнең ничек исәпләнүен аңлатуларын сорап, без ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилинга мөрәҗәгать иттек.

— Күпфатирлы йортларны җылыту өчен түләү күләме РФ Хөкүмәтенең 354 санлы Карары белән 2011 елның 6 маенда расланган кагыйдәләр буенча куела. Исәпләүнең ике ысулы бар. Беренчесе — норматив буенча. Мисалга, күпфатирлы йортта гомумйорт җылылык исәпләгече тормаса, җылыту өчен түләү, норма буенча кулланыла торган күләмнәрдән чыгып, сентябрьдән алып апрельгә кадәр тигез исәпләнә. Исәпләү өчен гади формула китерәбез: бүлмә мәйданы нормативка һәм җылыту энергиясе тарифына тапкырлана. Икенче ысул — гомуми йортның җылыту исәпләгеч җайланмасы буенча ачыклау, ягъни гамәлдә күпме җылылык кулланылуга карап: күпме гигакалорий тотылган. Гадиләштерелгән формула болай: сарыф ителгән җылылык энергиясе йортның гомуми мәйданына бүленә һәм фатир мәйданына, аннан тарифка тапкырлана, — дип аңлатты Андрей Томилин. 

— Җылылык энергиясенең күпме китүе нәрсәгә бәйле?

— Ул турыдан-туры тыштагы һава температурасыннан тора. Шуңа да көзге-язгы чорга караганда, кышын җылыту өчен түләү күләме арта. ТКХ департаменты тарафыннан 2021 елның гыйнварында һәм 2022 елның гыйнварында тотылган җылылык күләменә чагыштырма анализ ясалды. Уртача температура 11 градус салкын тәшкил иткән. Үткән елның гыйнварында җылытуга уртача түләү бәясе 1 кв. метр өчен 63 сум 65 тиен булса, быелның гыйнвары өчен — 64 сум 94 тиен. 2021 елның июленнән җылылык энергиясе өчен тариф уртача 3,75 процентка арткан. Киләсе тапкыр ул 2022 елның июленнән артачак. Коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны, шул исәптән җылылык өчен дә, ТРның тарифлар буенча Дәүләт комитеты раслый.

— Җылылык энергиясенә тарифларны киметү өчен, нәрсәләр эшләнә?

— Ай саен идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итә торган оешмалар катнашында килештерү комиссиясе уздырыла, анда гражданнарга, шул исәптән җылылык хезмәтләре буенча да, түләү исәпләүләренең нигезле булу мәсьәләсе карала. Шушы елның 28 гыйнварында үткән соңгы комиссия барышында тугыз йортта «Җылыту» хезмәте буенча түләүнең нигезсез күтәрелгәнлеге ачыкланган. Бу исемлеккә кергән йортлар — Әйләнеч шоссе, 49; Тынычлык проспекты, 7; Нефтьчеләр проспекты, 58,78; Пролетар урамы, 2, 2а, 20, 44, 50. Әлеге исәпләүләр гражданнар файдасына төзәттерелеп, исәпләүләр ясау өчен Исәп-хисап үзәгенә тапшырылды. Шулай ук 9 йортта — Төзүчеләр урамы, 17а; Разведчиклар урамы, 50; Яшьләр урамы, 7; Тынычлык проспекты, 7, 13 адресы буенча түләү исәпләре Алабуга буенча уртача бәядән югарырак килгән, чөнки фатирларда җылылыкның җитәрлек булмавына зарланучылар булган һәм температура тәртибе көйчәйтелгән, шуңа бәйле рәвештә, хезмәткә түләү дә арткан. 

«Җылыту» хезмәтләре өчен исәпләүләргә кагылышлы сораулар белән, беренче чиратта, үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның җавабы гариза бирүчене канәгатьләндермәсә, яисә тулы булмаса, аңлатуларын сорап, тикшерүче органнарга — ТКХ һәм төзелеш департаментына — 3-04-57, яисә Алабуга районара торак инспекциясенә — 3-10-77, 4-46-72 телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев