Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга җылыткычлардан файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр

Бу хакта 26нчы янгын сүндерү бүлеге башлыгы Владислав Короленко сөйләде.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән электр техникасы һәм җылыта торган җайланмаларны эшләтүдә билгеле бер кагыйдәләр билгеләнгән, алар янгын чыгу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

Җылыткыч җайланмаларны кулланганда, нәрсәләрне онытмаска кирәклеге турында 26нчы янгын сүндерү бүлеге башлыгы Владислав Короленко сөйләде. 

Төзек булмаган, тышчасы зарарланган электр приборларын файдалану ярамый.

Үзең ясаган электр җайланмаларын да кулланасы түгел, алар заводта хәзерләнгән булырга тиеш. 

Яңа әйбер (җиһаз) сатып алганда, аның сертификатлаштыру узганлыгы мөһим, кулланыр алдыннан аңлатмасы белән җентекләп танышырга кирәк. 
Электр приборларын тиз янучан әйберләр һәм материалларга якын урнаштыру тыела. 

Челтәргә тоташтырылган электр җайланмаларын озак вакытка калдырырга ярамый.

Күчмә вилка ярдәмендә бер розеткага берничә приборны тоташтыру катгый тыела. 

Электр вилкасы яисә җайланма үзе нык җылынган булса, шунда ук уттан өзәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев