Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны җәядән ук ату буенча «Туган батыр» турнирына чакыралар

Чара иртәгә, шимбә көнне үткәрелә.

16 сентябрьдә Алабугада традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак.

Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш — 10.00 сәгатьтә, ә 16.00 сәгатькә бүләкләү һәм турнирны ябу тантанасы планлаштырылган.

Программада — укчылар ярышы, кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, интерактив зона (җәядән ату, сөңге ату), балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, тематик фотозона, контактлы зоопарк һәм балалар лабиринты.

Катнашучыларның һәркайсы үзен зур һәм бердәм укчылар гаиләсенең бер өлеше итеп сизәргә һәм турнирның төп призы — 40 мең сум акча өчен көрәштә көч сынап карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев