Алабугалыларны алкогольгә бәяләр арту турында кисәттеләр
Россия территориясендә алкоголь продукциясенә ваклап сату минималь бәяләре үзгәрде.
Әйтик, РФ Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә, градусы 39-40тан артык булган 0,5 литрлы бер шешә аракының минималь бәясе 261 сум тәшкил итә.
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр итә. Бәя кую тәртибен бозган өчен РФ КоАП 14.6 статьясының 2 өлешендә административ җаваплылык каралган.
Юридик затлар өчен штраф күләме 100 мең сум тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев