Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Мин — әни» конкурсында катнашырга чакыралар

Анда Алабуга районында яшәүче бер һәм күбрәк баласы булган актив һәм инициативалы әниләр катнаша ала.

Алабугада Бөтенроссия Ана көненә туры китереп, муниципаль бәйге узачак. Конкурсны гамәлгә куючы: шәһәрнең Мәгариф идарәсе, оештыручысы — «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге. 

Анда Алабуга районында яшәүче бер һәм күбрәк баласы булган актив һәм инициативалы әниләр катнаша ала. Гаризалар 18 ноябрьгә кадәр cdcsoz@mail.ru электрон почтага кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(960)072-26-41.

Конкурс программасында: «Дефиле» («Әни-стиль»; үз стилеңне күрсәтү), «Сәламләү» («Заманча әни нинди булырга тиеш?» дигән сорауга ирекле төстә җавап әзерләргә), «Сабый теле белән» (видеодагы табышмаклы сүзне табу), «Визит карточкасы» өй эше (үзеңне, гаиләңне теләсә кайсы иҗади рәвештә күрсәтергә, иҗат көчен ачып бирергә). 

Конкурсның төп программасы һәм финалы ноябрьнең 27сендә Тынычлык проспекты, 77 адресы буенча урнашкан «Йолдызлык» Мәдәни үсеш үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев