Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны #МойГеройМояСемья акциясендә катнашырга чакыралар

Геройларның тарихлары безнең редакция битләрендә пәйда булачак.

22 апрельдә Татарстанда #МойГеройМояСемья акциясе старт ала. Чара Совет Армиясенең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгына һәм РФ территориясендә Гаилә елына багышлана. Флешмоб икенче ел рәттән «Үлемсез полк» онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә. 

Алабугалыларны социаль челтәрләрдә онлайн-акциядә катнашырга чакыралар. Героегызның хикәясен #МойГеройМояСемья хэштегы белән үзегезнең битегездә сөйләгез. Басмалар хәрбиләр һәм тыл хезмәткәрләре турында да булырга мөмкин.

Геройларның тарихлары безнең редакция битләрендә куелып барачак. Хәбәр сезнең битегездә урнаштырылганнан соң, басмага сылтаманы ВКонтактедагы «Алабуга хәбәрләре» төркеменә җибәрегез. Без сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез.

2023 елда #МойГеройМояСемья акциясендә 700дән артык татарстанлы катнашты. Алар ВК дагы үз битләрендә гаилә геройлары турында язмалар урнаштырган. Быел акция барлык социаль челтәрләрдә дә үткәрелә. 2024 елда флешмобта Татарстан Республикасының танылган кешеләре дә катнашыр дип көтелә. 

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев