Алабугалыларны ретроспектив күргәзмәгә чакыралар
Күргәзмә бүген ачыла.
21 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча сәнгать музеенда бер иҗади гаилә вәкилләре — Ирина һәм Людмила Ионовалар, Дмитрий һәм Даниил Ефимовларның «Иске, яңа, мәңгелек» — «Старое, новое, вечное» (Казан, Түбән Кама) күргәзмәсе ачыла.
Төрле еллардагы эшләрне берләштергәнлектән күргәзмә ретроспектив характерда эшләнгән. Экспозициядә 60ка якын рәсем сәнгате әсәрләре һәм график битләр тәкъдим ителәчәк.
Төп темалар: сәяхәтләрдән алган тәэсирләр, табигатьнең матурлыгына һәм фән дөньясына соклану.
Һәр рәссамның әсәрләре стиле, башкару техникасы белән аерылып тора, әмма аларны рәссамнар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм илһам чыганагы булган Алабугага мәхәббәт берләштерә.
Күргәзмә 21 гыйнвардан 14 мартка кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев