Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны шәһәр планеркасында бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы бүген узды.

Бүген шәһәр-район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә алабугалыларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов тапшырды. 

ТР Футбол федерациясе дипломы белән 2024 елда мини-футбол буенча ТР Чемпионатының бронза призеры «Алабуга Эссен» командасы бүләкләнде. Команда тренеры — Альберт Төхвәтуллин, капитаны — Ринат Гаязов. 

6 һәм 7 апрельдә ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Танцуй, Россия» халыкара хореография хәрәкәтен оештыручылар ярдәме белән Казан шәһәрендә «Зажигай» Халыкара конкурс узды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән конкурста «Камские зори» бию ансамбле катнашты. Беренче дәрәҗә лауреат дипломын ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Наталья Харинага тапшырдылар. 

Шулай ук «Олимп» спорт мәктәбе директоры Илдар Газиевны туган көне белән котладылар. Аңа сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев