Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны шикле әйберләргә кагылмаска өндиләр

Шикле предметны ачыклаганда нишләргә?

Җәмәгать транспортында: янәшәдәге кешеләрдән сорагыз.
Хуҗасы билгеләнмәгән икән, шунда ук йөртүчегә табылдык турында хәбәр итегез.
Үз йортыңның подъездында: күршеләрегездән сорашыгыз. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, шунда ук табылдык турында полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Оешмада: табылдык турында администрациягә кичекмәстән хәбәр итегез.
Башка очракларда:
— кагылмагыз һәм табылдыкны ташламагыз, югыйсә бу шартлауга, күпсанлы корбаннарга һәм җимерелүгә китерергә мөмкин;
— табылдыкның табылу вакытын теркәгез;
— кешеләрне куркыныч табылдыклардан мөмкин кадәр уратып китүләрен сорагыз;
— үзегез һәм башка шаһитлардан оператив-тикшерү төркеме килүен көтүләрен сорагыз;
— онытмагыз, сез — иң мөһим шаһит.
Бу хакта кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә 02, 112 телефоннары аша, шулай ук Федераль куркынычсызлык хезмәте органнарына (231-45-55) яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына (291-35-28, 291-36 — 28) хәбәр итегез.
Ата-аналар! Сез балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Балаларга урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбернең куркыныч тудыруын аңлатыгыз.
Шартлату җайланмалары, башка куркыныч предметлар булу мөмкинлеген күрсәтүче билгеләр:
— пакеттан чыбыклар, зур булмаган антенна, изолена, шпагат, бау, чыгып торса;
— ачыкланган шикле әйберләрдән (пакетлар, сумка) тавыш ишетелсә (сәгать тавышы яки челтерәү);
— шикле әйбердә көч алу элементлары (батарейкалар) булу;
— предметны гадәти булмаган урында урнаштыру;
— әлеге җирлек өчен үзенчәлекле булмаган предмет булу;
— бу җирлектә үзенчәлекле булмаган ис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев