Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны тукталышлар мәсьәләсе борчый

Күптән түгел генә шәһәребездә яңа тукталыш павильоннарын монтажлау тәмамланган иде. Ләкин алар барлык алабугалыларны да сөендерми.

Иске павильоннар сүтелгәч тә, социаль челтәрләрдә шәһәрлеләрдән мондый эчтәлектәге язмалар барлыкка килә башлады: «Яшьләр урамында „Таттелеком“ каршындагы каплаулы тукталышны кире кайтаруыгызны сорыйбыз. Хәзер җилдән дә, яңгырдан да ышыкланып булмый, балалар белән бигрәк тә кыенга туры килә». Һәм менә, ниһаять, автобус тукталышлары төзек күренеш алды диярлек. Тик... Тукталышта утырыр өчен дә, авыр сумкаларны куеп торырга да урын юк, дип зарлана яшәүчеләр. Өстәвенә, җилдән дә, яңгырдан да сакланып булмый. Фотода күрсәтелгән павильонда пыяла юк. Шаһитлар сүзенә караганда, ул монтажлау вакытында ук ватылган, ләкин анын урынында яңасын куймаганнар. Безгә башкарма комитетта хәбәр итүләренчә, барлык җитешсезлекләр тиз арада төзәтеләчәк. Сүз уңаеннан, эскәмияләр дә инде ясала башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев