Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны Төзүчеләр һәм Чапаев урамы чатында яңа билгеләр куелу турында кисәттеләр

Бу билгеләр сулга борылышны тыя.

Алабугалыларны һәм кунакларны игътибарлы булырга чакыралар: шәһәрнең Төзүчеләр һәм Чапаев урамнары чатында хәрәкәт үзгәргән. Анда сулга борылышны тыя торган яңа юл билгеләре барлыкка килгән. Бу куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эшләнгән, чөнки биредә − кеше күп йөри торган урыннарның берсе. 

− Хәрәкәт күп чакта, әлеге чатта транспорт җыелмасынга һәм юл һәлакәте очракларын киметү өчен, схема үзгәртелде. Йөртүчеләр өчен хәзер Голубой поселогы районында Төзүчеләр урамы буенча һәм Мәрҗани урамы кисеше районында Бакый Урманче урамы буйлап борылырга тәкъдим ителә, − дип аңлатты райбашкарма комитеты вәкиле.

Алабугалыларның игътибарлы булуын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев