Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны исерек килеш машина йөрткән өчен хөкем иттеләр

Суд аны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф түләтү турында карар кабул итте.

Җәмәгать судында узган чираттагы суд утырышында алабугалының эше каралды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, 24 февраль көнне Антон Кармановны ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге сигезенче яртыда Нефтьчеләр проспектында исерек килеш тоткарлаган. Алкотестер белән тикшерү ирнең исерек булуын күрсәткән. 

Хөкем ителүче аңлатканча, ул автомобиль руленә утырырга җыенмаган, тик бәйрәмнән соң машинаны механикка китерергә кирәк булган.

Суд утырышы барышында ир үз гаебен таныды. 

Нәтиҗәдә, суд аны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф түләтү турында карар кабул итте.

Әлеге яңалык юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев