Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр 

Суд утырышында ул үз гаебен таныды һәм тәүбә итте.

Алабугалы исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Законны бозган өчен ул суд каршына басты. 

Суд билгеләгәнчә, ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылган: транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган.
Суд утырышында ул үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

Гаепленең шәхесе турындагы мәгълүматларны, гаебен тануын, тәүбә итүен исәпкә алып, суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм аңа транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев