Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыны исерек килеш руль артында йөргәне өчен хөкем иттеләр

Суд тикшеренүе барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, гамәле өчен үкенүен белдергән. 

Алабуга шәһәр прокуратурасы моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган 43 яшьлек алабугалыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 
Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин хәбәр итүенчә, гаепләнүче РФ ҖКның 264 маддә 1 өлешендә (Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче затның административ җәзага тартылуы турында) каралган җинаять кылган.

Суд барышында 43 яшьтәге алабугалының шушы елның 4 июнендә 16 сәгать 50 минутта, алкоголь исереклегендә, «Geely MK» автомобиленең руле артына утырып, Төзүчеләр урамы буенча Нефтьчеләр проспектына таба хәрәкәт итә башлавы ачыкланган. Аннан соң Чапаев урамында аны Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркология бүлегендәге тикшерү нәтиҗәләре аның исерек хәлдә булуын күрсәткән.

Әйтергә кирәк, аның моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу гамәле теркәлгән, һәм ул 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза алган, 1 ел да 6 ай вакытка автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

Суд тикшеренүе барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, гамәле өчен үкенүен белдергән. Аңа 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән, шул ук вакытта 2 ел транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калган. Моннан тыш, әлеге ир-ат, суд тарафыннан йөкләнгәнчә, наркоманлыктан дәвалану узарга тиеш. 

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев