Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 15 йортында капиталь ремонт бара

Быел барлыгы 23 йорт ремонтланачак.

Алабугада торак фондын капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы куәтенә бара. Быел капиталь ремонт программасына барлыгы 23 йорт кергән, шуларның 15ендә эшләр бара. Мондый мәгълүмат шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә яңгырады. 

Шулай итеп, Тынычлык проспектындагы 13нче йортта фасадны ремонтлау эшләре бара. Яшьләр урамы буенча 10нчы йортта су бүлү челтәрләрен ремонтлыйлар.

Мәрҗани урамындагы 7 нче йортта инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау төгәлләнгән инде. Тиздән биредә фасадны ремонтлау эшенә керешәчәкләр. Сүз уңаеннан, әлеге йортның тышкы кыяфәтенең берничә варианты бар. 

Төзүчеләр урамындагы 2нче йортта да фасад төзекләндереләчәк. Олы Покровская урамындагы 17нче йортта түбәне, фасадны ремонтлыйлар. 

Капиталь ремонт программасы буенча Мәрҗани урамындагы 8нче, Мәрҗани урамындагы 28нче (3 һәм 4 подъезд), Мәрҗани урамындагы 30нчы (1,2,3 подъезд) йортларда лифтлар алмаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев