Алабуганың 316 уникаль предметлы күргәзмәсе Новокузнецк шәһәрендә ачыла
Күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
17 мартта Новокузнецк шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» проекты кысаларында күргәзмә ачыла.
Күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Экспозициядә 316 предмет тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы этнографик материалдан гыйбарәт. Алар арасында 118 кием-салым, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре һ.б., 88 декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре, шулай ук музей-тыюлыкның халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның 110 сәнгать эше бар.
Кунакларга Татарстан турында роликлар күрсәтәчәкләр, шулай ук аларны милли ризыклар белән сыйлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев