Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың аскы өлешендә блоклы-модульле яңа җылыту казаны төзеләчәк

Ул Тугаров урамында, искесе белән янәшә урнашачак.

Быел шәһәрнең аскы өлешендә блоклы-модульле яңа җылыту казаны төзеләчәк. Ул Тугаров урамында, искесе белән янәшә урнашачак. 2019 елдан бирле, йортларны җылыту чорында, әледән-әле казан җиһазлары сафтан чыгып килде, хәзер алар бөтенләй төзәтерлек түгел. Шуңа да 2022-2023 елларның җылыту вакытына торак йортлар һәм иҗтимагый корылмаларга җылы бирү белән кыенлыклар булырга мөмкин. Бу казаннан балалар бакчалары, мәктәпләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасы, Суворов хәрби училищесы җылылык белән тәэмин ителә. 

Бүгенгә проект-смета документлары әзерләнгән инде, дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсе алынган. Җылыту казанын төзү һәм яңа җиһаз сатып алу өчен 45 миллион сум акча җибәреләчәк. Алар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Шәһәрнең иске өлешен җылылык белән тәэмин итүне яхшырту өчен, өч казанны яңартырга кирәк. Район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтеп үтүенчә, бу бурычны 5-6 елга билгеләргә, шул ук вакытта магистральләр белән дә шөгыльләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев