Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Чебурашка» паркында агач сындыручыларны ачыкладылар

Зыян салучылар — шәһәр көллиятләренең берсендә укучы студентлар

Алар политехника көллиятендә укучылар булып чыккан. Март башында булган бу хәл паркта һәм күрше урамнарда урнаштырылган берничә видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Видеокүзәтү язмасыннан күренгәнчә, өч яшүсмер сукмак буйлап бара да, шуларның икесе күрәләтә торып, яшь үсентене сындыра. Район башлыгы җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, көллият мөгаллимнәренең бурычы — студентларны яхшы фрезерчылар, токарьлар гына түгел, җаваплы гражданнар итеп тә хәзерләү. Мондый егетләрнең көчен спортка юнәлдерү мөһим.

Әлеге балалар китергән зыянны ата-ана кайтарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев