Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың дүртенче квартал йортларының түбәләрендә картоткычлар урнаштырдылар

Узган ел Матросов урамындагы бер йорт түбәсеннән кар төшеп алабугалы ханым зыян күргән иде.

Алабуганың дүртенче квартал йортларының түбәләрендә картоткычлар урнаштырдылар. Дөрес, әлегә керү юлы өстендә генә. Шундый кар тоткычлар бәрабәренә түбәдән кар төшү аркасында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын кисәтеп булачак. Быел гыйнварда андый хәл булган иде. 

— Шушы елның 25 гыйнварында Матросов урамындагы 11нче йорт түбәсеннән бер хатын өстенә кар өеме төшә. Кыш карлы килде, гыйнварда кинәт кенә җылытып җибәрде һәм кар түбәләрдән төшә башлады. Идарә компанияләренең хезмәткәрләре ике яклы түбәләрдән карны ул вакытка бөтенләй диярлек алып бетергән булганнар, ә менә монысына җитешмәгәннәр. Ир-ат белән хатын-кыз шул йорт подъездыннан чыгып барганда, алар өстенә кар ишелгән, — дип сөйләде «Жилкомфортсервис» директорының урынбасары Евгений Кольцов.

Бәхетсезлек очрагы булган йортка 60 ел диярлек, һәм проект буенча биредә картоткычлар каралмаган. Түбәләрдә гадәттә кар җилләтү торбалары янында өелә, алар нәкъ подъезд турысында урнашкан. 

Әлеге очрак нәтиҗәсендә 55 яшьлек хатын Алабуга үзәк район хастаханәсенә эләгә, аның кабыргалары сынган, үпкәләре бәрелгән була. Ир-атка азрак зыян килгән һәм ул хастаханәгә ятудан баш тарткан. Күршеләре хатын-кызга «ашыгыч ярдәм» чакырырга булышкан. Шәһәр җитәкчеләре бу вакыйганы тикшереп торды. Мондый хәл кабатланмасынга, ТКХ департаментында дүртенче кварталда түбәләргә картоткычлар куелачагын хәбәр иттеләр. 

— Быел дүртенче кварталда барлык 26 йортта да керү юллары өстендә 173 секция урнаштырылды, 430 мең сум акча тотылды, дип аңлатты «Жилкомфортсервис» директоры Римма Хәбибрахманова.

Әйтергә кирәк, күпкатлы йортларның кайберләренә шулай ук картоткычлар куелган. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә алар Яшьләр урамындагы 2нче йортта урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев