Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид госпиталендә 103 кеше дәвалана

Бүгенге көндә безнең районда яшәүчеләрнең 54 проценты вакцинация үткән.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл киеренке кала, дип хәбәр итте шәһәр планеркасында район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров. 

Бүгенге көндә Алабуга госпиталендә 103 кеше дәвалана. Үлем очраклары да бар. Вафат булучылар коронавирустан прививка ясатмаган булган. 

Бүгенге көндә безнең районда яшәүчеләрнең 54 проценты вакцинация үткән. Шуларның 6,8 проценты — 65 яшьтән өлкәнрәкләр.

— Авыруның катлаулану очраклары еш күзәтелә. Барыгызны да вакцина ясатырга чакырам. Бүген шәһәрдә вакцина бар. Медикларның мобиль бригадалары урыннарга чыга, — дип билгеләп үтте Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев