Алабуганың ковид госпиталендә 15 кеше дәвалана
Авыручылар арасында 5 айлык бала да бар.
Бу хакта бүген атналык оператив штабта хәбәр ителде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә 7 яңа авыру ачыкланган, аларның 3се — пенсионерлар, 2се — 37дән 43 яшькәчә алабугалылар, берсе декрет ялындагы әни кеше һәм бер 5 айлык бала.
Узган атнада шулай ук 17 объект — мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары тикшерелгән, санитар-эпидемиологик чараларны бозган өчен 4 беркетмә төзелгән.
Агымдагы атна эчендә чит илләрдән 3 кеше кайткан, алар үз вакытында (ягъни 3 көн дәвамында) тикшерелгән һәм бу хакта дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүмат биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев