Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид госпиталендә 64 пациент дәвалана

Алабугада коронавируска бәйле хәл киеренке кала бирә.

Амбулатория үзәгенә көн дә температурасы күтәрелгән, йөткерә торган, тамак авыртуы булган һәм сулуы каба башлаган гражданнар мөрәҗәгать итә. Күбесенең үпкәсе нык зарарланган. Мисалга, үткән атнада кискен респиратор йогышлы авыру билгеләре белән беренче тапкыр 645 кеше кабул ителде, икенче тапкыр килүчеләрнең саны − 1462.

− Шәһәребезнең ковид госпиталендә 64 пациент дәвалана (17 февральгә мәгълүмат). Статистикадан күренгәнчә, аларның барысы да коронавирустан прививка ясатмаган, әйтүләренә караганда, күбесе өлгермәгән. Күпләп авырыйлар, балалар да, авырлы хатын-кызлар да, кабат авыручылар да бар. Өченчекөн балалар авырып китүенең ике очрагы булды, шулай ук бер авырлы хатында коронавирус йогышлы чир расланды. Мондый очраклар бездә махсус контрольдә, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров.

Аның әйтүенчә, коронавирус йогышлы авыруы, беренче чиратта, шикәр чире, симерү һәм башка тайпылышлары булган өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч. Нәкъ менә аларда, чиргә каршы торучанлыкларына нык авырга туры килгәнгә, төрле кыенлыклар, вируслы үпкә ялкынсынуы һәм төрле урыннарда оеша торган тромбозлар килеп чыгарга мөмкин. 

Әйтергә кирәк, «омикрон» дип аталган яңа штамм тагын да йогучанрак. Аны йоктырганнан алып, авырый башлауга кадәр бер генә тәүлек үтүе дә ихтимал. Әлеге чир прививка ясатканнарны һәм моңа кадәр үк авыруны кичергәннәрне дә читләтеп узмый, шулай да алар аны җиңелрәк үткәреп җибәрә. Рамил Сәфәров билгеләп үткәнчә, күп кешедә хәзер коронавирус ОРЗ сыман уза: тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелеп, ике-өч көн була, баш авырта, кеше йөткерә, борыны томаулый.

Covid — 19 корбаны булмас өчен, саклану чараларын онытырга ярамый — битлек киеп, тиешле ара саклап йөрергә кирәк, вакцина — бу авырудан саклануның һәм авырган очракта, катлаулануларны булдырмас өчен бердәнбер чара. Прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, чирнең көчәеп китү мөмкинлеге нульгә тигез. 

Иммунлаштыру кыен очракларның, үлем-китемнәр санын киметергә булыша, ләкин авыручыларның рекордлы санда булуы вирусның әлегә вакцина алмаган яшь буынга да барып җитүен күрсәтә. Алабугада коронавирустан прививканы өч пунктта ясатып була. Моның өчен «Спутник V», «Спутник Лайт», яисә «ЭпиВакКорона» вакциналары бар, аларны алдан язылмыйча да ясатып була. «КовиВак» вакцинасы аз күләмдә булганга, аны шәһәр сырхауханәсендә генә ясыйлар.

Авылларда вакцина ясатам дигән кешегә алдан язылып кую кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев