Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид-госпиталендәге амбулатор үзәктә табиблар артты

Биредә элекке кебек бер генә түгел, өч табиб кабул итә башлады.

Алабугада чирләүчеләр саны кимеми. Табиблар әйтүенчә, коронавирус йогышлы авыруы бүген кабул итүгә мөрәҗәгать иткән һәр икенче кешедә раслана.

Ул арада, амбулатория үзәгендә кадрлар артты. Биредә элекке кебек бер генә түгел, өч табиб кабул итә башлады.

Табиб Рифат Исмәгыйлев ковид-госпитальнең беренче катында кабат килүче авыруларны кабул итә. Чир чигенми, ди ул. Көн дәвамында аның янына 50дән артык кеше килә.

— Һәр икенче кешедә коронавирус раслана. Төп билгеләр — йөткерү һәм тән температурасы күтәрелү. Мин икенче тапкыр килүчеләрне кабул итәм. Пациент терелеп җитмәгән булса, хасталык кәгазен озынайтабыз.

Кайберсен яңадан анализлар тапшыруга җибәрәбез, кемнедер — компьютер томографиясен ясатырга. Авыручыларның төп өлеше — яшьләр. Беренче тапкыр, кагыйдә буларак, авыруны өйдә карыйлар, икенчеләй инде алар амбулатория үзәгенә киләләр, — ди 40 ел хезмәт стажы булган табиб.
Алабугалы Евгений Панкратов, вакцинаның беренче өлешен ясатканнан соң бераз авырып, табиб янына килгән, әле икенче прививкага өлгермәгән. Сөйләвенчә, үзен яхшы хис иткән, иммунитеты көчсезләнгәндер, мөгаен. Тулысынча сәламәтләнгәч, ул сынауның икенчесенә барачак. 

Алабугалыларны икенче кабул итүдә ике сменада өч табиб эшли. Бер атна амбулатория үзәгендә булсалар, икенче атнада — үзләренең хезмәт урыннарында. Беренче кабул итүдә ике фельдшер шулай ук ике сменада иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эш алып бара. Фельдшер Гөлназ Декина әйтүенчә, чир беркемне дә аямый, табиблар да авырый. Медицина хезмәткәрләре җитмәгәнгә, чиратлар да озын.

— Анамнез җыябыз, температура үлчибез, үпкәләрен тыңлыйбыз, кислород һәм кан басымын тикшерәбез. Шуннан соң дәва билгелибез. Кирәк булганда, «больничный» ачабыз. Коронавирус авыруына шик булганда яисә ул расланса, бушлай препаратлар язабыз, — ди Гөлназ Декина.
Көненә ул алтмыштан артык кеше кабул итә. Мәсәлән, октябрьдә пациентлар саны көненә 100дән артты.

Фельдшер Илсөяр Фатыйхова шулай ук көненә 50-60 кеше кабул итә. Ул беренчел кабул итүдә. 

— Авыручылар күп килә. Бер көнне төнге сәгать бергә кадәр кабул иттек. Компьютер томографиясеннән соң үпкә ялкынсынуы һәм коронавирус диагнозы белән киләләр. Күбесе прививка ясатмаган, ясатканнары җиңелрәк кичерә, — ди Илсөяр Фатыйхова. 

Табиблар әлегә прививка ясатмаганнарга бу сынауны үтәргә киңәш итә, аеруча өлкән яшьтәгеләргә. 

— Вакцинаның нәтиҗәсе икенче компонентын керткәннән соң 42 көннән соң башлана. Шулай ук ике тапкыр прививка ясатучыларга ревакцинация узарга киңәш итәм. Аның кайсын алырга да була. Грипп сынавына килгәндә, ТР Сәламәтлек министрлыгы тәкъдиме буенча, — ди баш табибның сырхауханә эше буенча урынбасары Дамир Сөләйманов.

10 ноябрьгә мәгълүматка караганда, шәһәр-районда коронавирустан вакцинаның беренче өлеше белән 34237, икенче өлеше белән — 27791 кеше сынау үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев