Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың район газетасы редакциясендә яңа китап сатыла

Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» басмасы — Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты. Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» басмасы — Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.

Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип аталган бу әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана.

«...Йә, кем әйтер могҗиза юк дип?! Көтте бит, бик көтте Гайшә бу көнне. Киләсенә, буласына ышанып көтте. Өеп бирде аңа: ир хөрмәтен, балалар рәхмәтен, сәламәтлекне, кабаттан елый алу бәхетен һәм иман нигъмәтен. Соңгысы бик күпләр тоймый, татымый торган бәхет. Анысын бөтен адәм балаларына бирә, тик аны татырга сабырлыклары җитми күрәсең... Аллаһының бәндәләргә бүләк итеп биргән, нәсел җебен саклаган Коръәне дә бүген янәдән Гайшә кулында...»

«Казан утлары» китапханәсе" сериясендә чыккан әлеге китап кесәгә сыешлы, уңай форматта бастырыла. Аны үзең белән юлга алырга, якын кешеңә, дус-иптәшләргә бүләк итеп бирергә дә була. 

Бу китаптан тыш, «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш», Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш», Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китаплары да бар. Бәяләре — 100-110 сум. Шулай ук балалар өчен төсле ябыштыргычлар белән буягыч, «Йолдызлы сканворд», «Башваткыч» һәм «Күңелле әлифба» да бар.

Китаплар «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Төзүчеләр урамы, 16 а адресы буенча килеп алырга мөмкин. Китапның бәясе нибары 110 сум. Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев