Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганы районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Мир» җәмгыятендә эшләр барышы белнә танышты

Биредә терлекчелек комплексының икенче корпусын төзү эшләре бара.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев Малореченский авылындагы «Мир» җәмгыятендә булды. 

Исегезгә төшерәбез, биредә терлекчелек комплексының икенче корпусын төзү эшләре бара. Июльнең беренче көннәрендә үк биредә Удмуртиядән 425 баш сыер алып кайтачаклар.

Төзелеш май башында башланды, һәрберсе 500 метрлы ике зур корпус төзү планлаштырыла. Хуҗалыкка тагын 1700 баш голштин токымлы тана алып кайтачаклар. «Мир» ҖЧҖ идарәчесе Алексей Культышев әйтүенчә, бу токым сыерлары башкаларга караганда күбрәк сөт бирүләре белән аерылып тора.
Исегезгә төшерәбез, «Мир» ҖЧҖ — Удмуртиядән килгән яңа инвестор. Алабуга районына ул 2020 елда килгән иде. Шул вакыттан биредә эш кайный: комплекс төзелеше башланды, ташландык җирләр эшкәртелә. Беренче корпус төзелгән инде, хәзер анда 840 баш савым сыеры бар, моннан тыш хуҗалыкта 337 бозау да асрыйлар.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хуҗалык чәчү эшләрен дә вакытында тәмамлаган.

Эштә заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә ул сөт саву буенча лидерлар рәтендә. Бүген «Мир» җәмгыятендә тәүлегенә 30 тоннадан артык сөт алалар, бу Алабуга районы фермаларында савылган гомуми сөт күләменең 50 проценты дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев