Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Шишкин буаларында тау шуу урыны булачак

Таудан шуу — 12 яшьтән зурраклар өчен генә.

Быел Алабуганың Шишкин буаларында таудан шуу уңайлы булыр. Аларны төзеп бетерәләр инде. Эшчеләр агач нигезне, юеш үтмәсенгә, махсус лак белән каплыйлар.

Райбашкарма комитетының яшьләр сәясәте секторы җитәкчесе Марат Мәсәлимов хәбәр итүенчә, таудан шуу урыны 18 декабрьдә ачылачак. Алар көн саен: эш көннәрендә — 13.00 дән 21.00 сәгатькә, ялларда һәм каникул вакытында — 10.00 дән 21.00гә кадәр эшләячәк. 

Тюбинглар прокаты да эшләячәк, үз тюбингың белән бушлай шуарга мөмкин. Игьтибар! Таудан шуу — 12 яшьтән зурраклар өчен генә.

− Анда шулай ук ял итүчеләр иминлеген саклау өчен, махсус администраторлар эшләячәк. Алар булмаганда таудан шуу тыела, − дип искәртте Марат Мәсәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев