Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Спас урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан

Бу турыда ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итәләр.

Бүген Алабугада ике машина бәрелешүе нәтиҗәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Бәрелешкән машиналарның берсе койманы җимереп керә. Вакыйга турында тулырак мәгълүматны җирле ЮХИДИндә хәбәр иттеләр. 

«2021 елның 11 ноябрендә 13 сәгать 30 минутта Спас урамындагы 14 нче йорт янында, башлангыч мәгълүматларга караганда, БМВ автомобиле руле артында утырган 1995 елгы шофер, икенче дәрәҗә юл буенча хәрәкәт иткәндә, РФ юл хәрәкәтенең 13.9 п.боза һәм 2.4 «Юл бирегез» дип аталган юл билгесе таләбенә каршы килә һәм Датсун автомобиле белән бәрелешә (йөртүчесе 1983 елгы). Вакыйга нәтиҗәсендә автомобиль пассажирлары Алабуга үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде. Табиб тикшерүеннән соң, 1992 елда туган ике хатын-кыз өйләренә озатылды», — дип хәбәр иттеләр Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев