Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың татар театры җитәкчесе: «...Мин 8 килограммга ябыктым да, җирән чәчле яшь чибәрне уйнадым...»

Алабуганың татар театры җитәкчесе Нина Сәлимуллина белән әңгәмә. 

Татар халык театры чыгышлары белән, пандемия аркасында, Алабугадан читкә йөрерлек мөмкинлек булмау бик кызганыч аңа.

«Безнең үз тамашачыбызга күрсәтерлек нәрсәләр һәрвакыт бар. Репертуарыбыз яхшы, коллектив та яхшы», — ди җирле үзешчән труппа җитәкчесе Нина Сәлимуллина. Мәдәният йорты каршындагы бу коллектив белән ул бишенче елын эшли. Ковид белән бәйле вәзгыять башланганчы, әлеге төркем үз спектакльләре белән шәһәр тамашачыларын гына сөендереп калмады, районыбыз авылларына да чыгып йөрде. Морт, Шүрнәк, Илмәт, Дөм-Дөм кешеләре аларны яратып карады. Әйтергә кирәк, татар театрын куючылар республиканың башка районы авылларына да баргалады. 

«Безнең пьесаларны алабугалылар гына түгел, башка кешеләр дә күрсен иде,» — дип хыяллана Нина Алексей кызы. 

Моңа кадәр газета битләрендә язылганча, Алабугада татар театры күптәннән эшләп килә. Тәүге чыгышлар танылган драматург Таҗи Гыйззәт исеме белән бәйләнгән. Бу инде үткән гасырның егерменче еллары. Шул заманнан бирле, театр яши. Үзенең халык театры дигән исемен дә аклый. Һәр биш ел саен раслап килә. Узган елда «Өзелгән йөзем» драмасы белән статусларын якладылар. 

Нина Сәлимуллина труппасында 20 кеше. Көче ташып торган җитәкчеләре әйтүенә караганда, алар җирле татар театрының нигезен тәшкил итә. Татар сәхнәсендә уйнарга теләүчеләр бик күп. «Берсен дә кире бормыйбыз», — ди елмаеп Нина Алексей кызы. Бернинди кастингларсыз, һәркемне шатланып каршы алалар һәм кабул итәләр. 

− Хәзерге актерлар арасында элекке тамашачылар да бар. Башта күренешләрне карарга йөргәннәр, аннары сәхнәдә уйныйсылары килгән. Килгәч, безнең белән бергә рольләрне укыйлар да калалар. Күбесе өлкән буын кешеләре, 30 яшькә кадәргеләрдән − бишәү. Кешеләр аз түгел, чынлап. Шулай да булгалый: рольләр барысына да җитми, үппкәлиләр хәтта... Шулкадәр яраталар театрны.

Рольләр турында. Республикада танылган драматург Данил Салиховның "Өзелгән йөзем«ендә төп герой Мәрьям ролен Нина үзенә алган. Сценарийлар язучы Сәлимуллинаның күптәнге хыялы тормышка ашкан. Образга шулкадәр кереп киткән, аны гримда танымаганнар да. 

− Гади тамашачыдан башлап, Мәдәният йорты директоры Елена Морозовага кадәр бик ошаттылар. Мин 8 килограммга ябыктым да, җирән чәчле яшь чибәрне уйнадым бит. Телефонга килгән тәэсирләрне әледән-әле укыйм, тыңлыйм. Менә шуларның берсе: «Кичерешләр тәэсирендәмен! Шуның кадәр тормышчан, шуның кадәр ышандырырлык! Сезнең белән мин дә көлдем, сезнең белән бергә еладым. Камал театры йолдызларыннан да кимен куймадыгыз! Булдырдыгыз!» Әлбәттә инде, мондый фикерләр безне канатландыра!

Хакимият тарафыннан игътибар да куандыра, ди Нина Сәлимуллина. Ул татар халык театры җитәкчесе буларак, район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында узган мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә булган.

− Рөстәм Мидхәт улы ниятләр, фикерләр, кыенлыклар турында сөйләргә мөмкинлек бирде. Туган татар телемдә әйтеп бирдем. Тыңлады, аңлады. Район башлыгының театр тормышы белән кызыксынуын, төшенүен тою рәхәт иде. Коллективыбыз эшчәнлеге турында сөйләрлек нәрсәләр бар, кызарырга туры килмәде. 

Җитәкчелек иткән еллар эчендә Нина Сәлимуллина режиссер буларак 8 спектакль куйды. Барысын да яраттылар! Соңгыларын безнең сәхнәдә икешәр мәртәбә уйнадылар. «Идел-йорт» театр сәнгате берләшмәләренең төбәкара фестиваль конкурсына җибәрелгәннәре дә. Болар Валентин Красногоров пьесасы буенча куелган «Ахирәтләр» (Нина Сәлимуллина тәрҗемәсе), Рөстәм Мингалимов пьесасына нигезләнгән «Әгәр булса борчуларың», Данил Салиховның «Булса кодаң генерал» һәм "Язмыш«ы. Әйтергә кирәк, соңгыларының авторы белән Нина Алексей кызы иҗади очрашуларның берсендә танышкан һәм Данил Салиховны аның берәр пьесасы буенча куелган спектакльгә чакырырга тели. Монысы киләчәккә планнар. Әлегә алар Заһид Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенче кечкенә спектакль әзерлиләр. Татар театры актерлары танылган сәхнәләрдә куелган спектакльләрне даими карыйлар, Яр Чаллы, Казанга йөриләр.

Татар театры һәм аның эшлекле җитәкчесе турында чиксез язарга була: җырлый, шигырьләр яза, театрга бар күңелен биреп эшли. Сценарийларны үзе яза белүе генә дә ни тора! Декорацияләрне үзе әзерләвен, гастрольләр өчен транспорт табуын, театрны үстерүгә иганәчеләрне җәлеп итүен әйтеп тә торасы юк! Барын да аңлый торган тормыш иптәше — аның баш ярдәмчеләреннән берсе. 

— Кыенлыкларсыз булмый инде, билгеле, — ди беркайчан да күңелен төшерми торган Нина. — Безнең өчен иң мөһиме — кешеләр, тамашачыларыбыз! Алабуга татар театры репертуарына кергән күренешләрдә нечкә шаяру да, уйландырырлык нәрсәләр дә бар. Сәхнәдә алар шундый ихлас чыга, әйтерсең лә, актерлар уйнамыйлар, үз сурәтләрендә яшиләр. Алар, көзге кебек, чынбарлыкны чагылдыра. Татар театрының исеме дә юкка гына шулай аталмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев