Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Тынычлык проспектында яңа юл билгеләре куелды

Хәзер, яңа кагыйдәләр нигезендә, автомобильләрне юл читендә калдырырга ярамый. 

Шәһәр урамнарындагы юлларның Таҗи Гыйззәт урамыннан алып Нефтьчеләр проспектына кадәр өлешендә алар барлыгы 11 данә куелды. 

Транспорт туктауны чикли торган билгеләрне шәһәрдәге төп проспектларның берсендә үз машиналарын калдырырга мөмкин дип уйлаучылар өчен куйдылар. Җиңел автомобильләрне генә түгел, йөк машиналарын, хәтта автобусларны куеп калдыручылар да бар.

− «Газель», авыр йөк һәм җиңел машина йөртүчеләрнең дә күпчелеге үз транспортын төнлә юл кырына куя, шуңа күрә үткән ялларда Тынычлык проспекты буенча транспорт туктауны чикли торган билгеләр урнаштырылды, − дип аңлатты районның башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Хәзер, яңа кагыйдәләр нигезендә, автомобильләрне юл читендә калдырырга ярамый. Алар юлны кардан чистартырга комачаулый. Узган атнада төшкән кар моңа дәлил булды инде. Юл буенда калдырылган машиналар аркасында, кар чистарта торган техника үз эшен тулысы белән башкара алмады, юлның бер өлеше җыештырылмый калды, бу машина ияләренең үзләре өчен дә җитди уңайсызлыклар китереп чыгарды. Юл читендә торган машиналар җәен агачларга су сибәргә ирек бирми, бу куркыныч та, чөнки юл хәрәкәтен чиклиләр. 

− Без халыктан автомобильләрен юлда калдырмауларын сорыйбыз. Шәһәребездә машина кую өчен махсус урыннар бар. Өстәвенә, транспорт хуҗаларының үзләренә дә куркынычсыз, − дип өстәде Ленар Фәрит улы.

ЮХИДИ әлеге хокук бозуларны күзәтеп торачак һәм тиешле чаралар күреләчәк. Алар дүшәмбедә үк эшкә кереште. Кайбер йөртүчеләр яңа билгеләр таләбенә битараф калды. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре юл читендә калган машиналарны алып китәргә мәҗбүр булды. Шуннан соң гына техника белән юлларны тулысынча чистарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев