Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ЮХИДИ бүлеге инспекторлары җәяүлеләр кичүендә куркынычсызлык турында искә төшерә

2022 ел башыннан җәяүлеләрне бәрдерүнең өч очрагы теркәлгән.

Быел җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту җитди борчу тудыра. Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 ел башыннан бирле җәяүлеләрне бәрдерүнең өч очрагы теркәлгән.

«Автотранспорт чараларын йөртүчеләргә игътибарларын икеләтә арттырырга, мәктәп, балалар бакчалары, җәмәгать транспорты тукталышлары, чатлар һәм җәяүлеләр кичүе тирәсендә игътибарыгызны ике тапкыр арттырырга киңәш итәбез. Җәяүлеләр кичүе зонасында транспортны узып китмәгез! Көтелмәгән хәлләргә һәрвакыт әзер булыгыз,җәяүлеләрнең ялгыш гамәлләрен вакытында күрергә тырышыгыз. Хөрмәтле җәяүлеләр, өлкәннәр һәм яшьләр, үз киемнәрегездә, спорт киемнәрендә һәм көндәлек кирәк-ярак предметларында яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз, шуның белән сез юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын 70% ка кадәр киметәсез», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Илфир Васылов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев