Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Җәмигъ мәчетендәге остаханә шәкертләрен яңартылган бинада кабул итә

«Оста куллар» түгәрәгендә балалар агач, металл һәм башка материалларны эшкәртеп төрле әйберләр һәм кораллар ясарга өйрәнә.

«Оста куллар» эше инде күптән оештырылган, тик моңа кадәр дәресләрен иске бинада үткәргәннәр. Хәзер исә түгәрәккә йөрүчеләр капиталь төзекләндерелгән бинада шөгыльләнә. Биредә быел тулысынча ремонт ясалган, яктырту, вентиляция булдырылган, яңа керү урыны эшләнгән. Һәм, иң мөһиме, җиһазлар сатып алынган. Спонсорлар ярдәме белән остаханә өч станок һәм 300дән артык төрле корал белән җиһазландырылган. Алар ярдәмендә укучылар алган белемнәрен практикада сынап карый ала.

Әйтергә кирәк, балалар өчен урын уңайлы һәм җылы булсынга монда барлык шартлар тудырылган. Бүлмәдә җылы идәннәр җәелгән, линолеум яңартылган. Остаханә җитәкчесе Камил Шәрәфетдинов әйтүенчә, капиталь төзекләндерүдә һәм җиһазлар сатып алуда «Алабуга» хәйрия фонды зур ярдәм күрсәткән. 

Хәзер биредә урын күп, иркен, балалар рәхәтләнеп эшли. Дәресләргә кызыксынып киләләр.

Түгәрәккә 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге 30 дан артык укучы йөри. Монда алар остазлары җитәкчелегендә агач, металл һәм башка материалларны эшкәртеп төрле әйберләр һәм кораллар ясарга йөрәнә.

— Балалар кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш, бу аларның үзләренә дә файдага гына. Чыныгып үссәләр, алдагы тормышларында да авырлыклар алдында югалып калмаячаклар. Без үзебез дә балачактан кул арасына кереп үстек, — ди Камил Шәрәфетдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, малайларга ир-ат эшенә өйрәнү, һөнәр серләренә төшенү аеруча мөһим. Бу белемнәр тормышта, hичшиксез, кирәк булачак.
Остаханәдә үткәрелгән һәр дәрестә үзләре өчен яңа мәгълүмат алып китү мөмкинлегенә укучылар үзләре дә шат, әти-әниләре дә аларны хуплый.
«Оста куллар» түгәрәгенә кушылырга теләге булучылар кызыксындырган сорауларны бирү өчен Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев