Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Барс» яшьләр үзәгендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган чара узды

«Барс» яшьләр үзәгендә мәктәп укучыларының террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чара узды.

Бүген җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремизм куркынычы белән бәйле мәсъәлә кискен тора. Нәкъ менә шуңа күрә балалар арасында әлеге күренешләрне профилактикалау яшь буынны тәрбияләүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

«Барс» яшьләр үзәгендә мәктәп укучыларының террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чара узды.

Чакырылган эксперт сыйфатында чарада эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, эксперт-криминалистика бүлеге вәкиле Никита Киселев чыгыш ясады. Ул укучыларга мавыктыргыч викторина тәкъдим итте. Чарада 1 нче гимназия, шулай ук 3 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары катнашты.

Башта террорчылыкның асылын, аның идеологик нигезләрен һәм экстремистик оешмалар тарафыннан кулланыла торган вербовка ысулларын аңлатуга аерым игътибар бирелде. Шул максаттан балаларга видеоролик күрсәтелде. Аннары катнашучылар командаларга бүленде. Балалар тест биремнәренә җавап эзләделәр һәм кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында чарада катнашучылар күмәк көч белән «Терроризмга — юк» плакаты ясады, биредә укучылар иҗади сәләтләрен дә күрсәтә алды.

Викторина ахырында оештыручылар һәр мәктәпкә яшүсмерләр арасында экстремизм һәм терроризм буенча профилактик чарада катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Укучылар белән килгән укытучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм «Барс» яшьләр үзәгендә уздырыла торган һәр чарага йөрергә тырышуларын билгеләп үттеләр.

Чараны оештыручылар әйтүенчә, әлеге инициативаның максаты: яшь буында көч куллану һәм экстремизм идеологиясенә тотрыклы иммунитет формалаштыру, шулай ук төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев